СЫЙРАК и. 1) Аякның тездән тубыкка кадәр өлеше; балтыр, чәлтер. Ләкин табиб: – Алай түгел шул, туганкай, – диде. – Сыйракта ике сөяк, ә ботта бер генә. Гомумән, сыйрак сөяге авыр ялгана. Ф.Яруллин. Хатыны чыгып киткәч, Ырсытдин, чыраен сытып, тимер кебек каралган нәзек сыйракларын караваттан салындырып торып утырды. Я.Зәнкиев

2) сөйл. Гомумән аяк. Ялгыз торна, канатларын җәеп, башын алга сузып, сыйраклары белән озын-озын атлап йөгереп барды да талпынып өскә күтәрелде. Р.Батулла

Сыйрак сузу Үлү, аяк сузу. Юк, син ашыкмале сыйракларыңны сузарга, аның өчен генә килмәдек әле без чүлләр кичеп, мин барын да онытма әле син, хәшәп!.. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә