СЫЙПА’У ф. 1) Йомшак кына сыпыру; шул рәвешчә иркәләү, назлау. Карт туп-туры ат янына килә, калтыранган ябык кулы белән аны аркасыннан сыйпый, сөя, муеныннан кага. И.Салахов. Кемдер хатынның башыннан сыйпады. А.Расих

2) Йомшак кына, җиңелчә генә кагылып үтү. Алтынчәч, палатага кереп, караватына утырды да мендәрен сыйпады. М.Маликова. Көзге болыннарда сулган чәчәк, юеш җилләр сыйпый талларны. Р.Әхмәтҗанов

Сыйпап алу Бераз сыйпау. Кыз бәти янына якынрак килде һәм йомшак ак кулы белән аның чем-кара бөдрә йонлы гәүдәсен сыйпап алды. Р.Низамиев. Туган ил шундый сагындырган, әлеге чандыр офицерның гимнастёркасын сыйпап алу да тасвир канатына сыймастай ләззәт китерә иде. М.Әмирханов

Сыйпап кую Бер мәртәбә яки әледән-әле сыйпау. Фәлахның исе китмәде. Шулай да, авылда туып-үскән ир-ат буларак, атның башыннан сыйпап куйды. Р.Мөхәммәдиев. Таисия Ивановна ара-тирә улының такыр башыннан сыйпап куя. М.Насыйбуллин

Сыйпап тору Берникадәр вакыт сыйпау; хәзер сыйпау. – Ихтимал, бик тә ихтимал, – диде ул, буш кулы белән беравык сакалын сыйпап торганнан соң. С.Сабиров

Сыйпап чыгу Рәттән барысын да сыйпау. Һәммәсенең башыннан сыйпап чыкты, сөйде, елмайды һәм, җылап җибәрмәс өчен, ашыгып ишеккә ташланды. Ш.Маннур. Кул аркасын үпте, аннан берәм-берәм бармакларын сыйпап чыкты. Р.Мөхәммәдиев

Сыйпый башлау Сыйпарга тотыну

Сыйпый бирү Һичнәрсәгә карамыйча сыйпау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә