СЫЙПАЛАНУ ф. 1) кбт. форм. к. сыйпану. [Мәдинә], әнкәсенә күрсәтмәскә тырышып, киеменә тиз-тиз генә исле май сеңдерде, көзге алдында туктап сыйпалангандай итте дә, кулына бәйли башлаган оегын-инәсен алып, чыгарга җыенды. Н.Фәттах 2) Сырпалану; сыенып иркәләнү, назлану. Тиктормас йомшак бәрхет тавышы белән мыр-р, мыр-р, мыр-р итә, Әсфәннең иягенә сыйпалана. Г.Сабитов Сыйпалана бирү Бернигә карамый сыйпалану Сыйпалана төшү Бераз сыйпалану Сыйпаланып алу Бераз сыйпалану Сыйпаланып йөрү Бертуктаусыз сыйпалану Сыйпаланып тору Хәзерге вакытта яки гел сыйпалану |