СЫЙНЫФТАШ и. 1. 1) Бер үк сыйныфтан (1 мәгъ.) булган кешеләрнең аерым бер вәкиле

2) Бер сыйныфта (2 мәгъ.) укучыларның һәрберсе (бер-берсенә карата); классташ. Мәүлидә укырга сәләтле, миндә дә дәрт бар. Икенче чиректә яңа сыйныфташларыбызны куып җиттек. Г.Якупова. Ә беркөнне ул сыйныфташы Хәмит белән тау итәгенә велосипедта йөрергә чыкты. Л.Гыймадиева

2. с. мәгъ. Бер үк сыйныфтан (1 мәгъ.) булган. Сыйныфташ эшче халык яклы булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә