СЫЙНЫФЛЫК и. 1) к. сыйнфыйлык. Азмы-күпме культура баскычына күтәрелгән хәзерге халыклар обществосында, шул җөмләдән татарларда, сыйныфлык нигезен танымау җирдәге әйберләргә болытлар өстеннән карап фикер йөртүгә охшый. Ш.Камал 2) Билгеле сыйныфтан (2 – 4 мәгъ.) гыйбарәт; ничәдер еллык. Җиде сыйныфлык кына белеме булса да, дүрт класс тәмамлап кына укытканнардан ул үзе дә шактый аерылып тора. Р.Рахман |