СЫЙНЫФ и. гар. 1) Иҗтимагый-икътисади дәрәҗәләре, дөньяга карашлары, мәнфәгатьләр уртаклыгы нигезендә берләшкән зур һәм шактый тотрыклы бериш кешеләр төркеме (крестьянлык, урта сыйныф, буржуазия һ.б.ш.). Эшче сыйныфы, барлык хезмәт ияләре инде күп түзделәр. А.Расих. Алар, үзбәк, казах, кыргызларның өстен сыйныф кешеләре белән кулга-кул тотынып, Совет властена каршы җимерү эшләре алып баралар. С.Шакир

2) Мәктәп курсында бер баскыч; класс. Бишенче сыйныф баласы язган шигырь осталыгына да ирешкәнең юк! З.Мәхмүди. Икенче сыйныфка гына күчкән Самат, бер шигырь язып, --- Мәрьям апасына күрсәткән иде. Г.Гыйльманов

3) Мәктәптә укучыларның уку елы буенча бүленгән төркеме; класс. Мәктәпнең дүртенче сыйныфын бетерә торган ун малай, биш кыз, канатлы кошлар кебек, очардай булып йөрибез шул. Г.Толымбай. Әлеге вакытта чыгарылыш укучылары өчәр параллель сыйныф тәшкил итә. Ф.Габидуллина

4) Мәктәптә дәрес укытыла торган бүлмә, дәрес бүлмәсе; класс. Ишек ачылды, укучылар шаулашканы ургып сыйныфка керде. Р.Батулла. Аларны кул сырты белән сыпырып алдым да, кычкырып елап җибәрүдән чак тыелып, сыйныфтан чыгып киттем. В.Мәҗитова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә