СЫЙНФЫЙ с. гар. 1) Сыйныфлар (1 мәгъ.) белән бәйле. Аның сыйнфый йөзен ачып салып, тиешле чараларны күрәсе урында, хокук сорап биргән заявлениеләрен тикшереп баш ваттылар. Г.Толымбай. Ә сыйнфый дошман йоклап ятмый, безне суярга дип, идән астында пычак кайрап ята. Р.Зәйдулла 2) Берәр сыйныфка, аның идеологиясенә хас. Сыйнфый караш. Сыйнфый аң |