СЫЙЛЫ с. 1) Сые булган; сыйлар куелган. [Гөлсәйдә:] – Алай килешеп бетмәс бит, балалар, – диде. – Еллар күркәм, табыннар сыйлы – нигә гөрләтеп туй итмәскә? Ф.Яруллин. Ә кешеләр шуны уйлый микән, Утырганда сыйлы табында? Х.Җәгъфәр

2) Кунакчыл, килгән кешене сыйларга ярата торган. Сыйлы хуҗа

3) Яхшы ашау-эчү белән үтә торган (тормыш тур.). Сыйлы көнең – сыер белән. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә