СЫЙЛА’У ф. 1) Кунак итү, сый тәкъдим итү, ашату, кунакчыллык күрсәтү. Шәкерт абый миңа май бирә, күмәч бирә, мине сыйлый. Г.Исхакый. Ә мин болай дидем: «Юк инде, Михаил, рәхмәт сиңа, гомергә онытмаслык итеп сыйладың син мине. Ашавы да булды, эчүе дә». Ф.Галиев 2) күч. ирон. Җәзалау, кыйнау. Тормыш аны әче камчысы белән сыйласа, ул аннан чыдамлык, тормышка яраклашу сыйфатлары алган, язмыш киртәләр куйса, үҗәтлеге арткан. Сәхнә ◊ Сыйлаганда су эч Кунак таләпчән булмаска, тыйнак булырга, азга да канәгатьләнергә тиешлеге турында. Куш учларыма салкын суын алып, Илдарга суздым. Ул эчте-эчте дә: – Сыйлаганда су эч, – дип рәхәтләнеп көлде. Э.Шәрифуллина Сыйлап алу Бераз сыйлау. Тоткыннар ишек авызыннан берәм-берәм чигенә башладылар. Эшелон башлыгы --- Мухоморовка боерык бирде: – Башкаларга үрнәк булыр, сыйлап алыгыз бер-икесен! И.Туктар Сыйлап тору Даими, регуляр рәвештә яки хәзер сыйлау Сыйлый башлау Сыйларга тотыну Сыйлый тору Хәзергә сыйлау; һаман сыйлау |