СЫЙЛАНУ ф. Тәмле итеп ашау, эчү һ.б.; сый итеп биргәнне ашау, эчү һ.б. Февраль аенда гына Садыйк аларда булып, Корбан бәйрәме ашлары белән сыйланып китте. А.Расих. Алар ям өендә тупас кына такта өстәл янына утырып сыйланырга тотындылар. Җ.Рәхимов. Юныс өендә өч көн сыйландылар. Г.Шәрипова

Сыйлана бирү Һаман сыйлануны дәвам итү

Сыйлана тору Берәр хәл булганчы сыйлану

Сыйланып алу Тиз генә сыйлану

Сыйланып йөрү Һәрвакыт сыйлану

Сыйланып тору Даими, регуляр рәвештә сыйлану; хәзер сыйлану

Сыйланып утыру Әле, хәзер сыйлану. Ә без яр буенда ял итеп, сыйланып утырабыз. Әйе, ашап кына түгел, кунактан болай сыйланып! М.Әмир. [Аның] Шунда кичен сыйланып утырганда, аларның өлгереп җиткән, бүген үк кияүгә тотып бирерлек матур кызларына күзе төште... С.Рафиков

Сыйланып яту сөйл. Сыйлану процессында булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә