СЫЙДЫРЫШЛЫ с. 1) Билгеле күләм сыйдыра алырлык, сыйдыра торган. Әрәмә зурдан булмаса да, бәләкәй отрядны атлары белән бергә сыйдырышлы иде. Җ.Рәхимов. Өч катлы, куәтле, күп пассажир сыйдырышлы чибәр теплоход. И.Низамов. Җыенны урданың тышкы ягында, калку үр өстенә корылган йөз кеше сыйдырышлы киез өй эчендә ясадылар. Н.Фәттах 2) Күп сыйдыра торган, сыйдыру мөмкинлеге зур булган |