СЫЙДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. сыю 2) Берәр нәрсә сыярлык киң, иркен урын булу. Куе чәчен ак калфагы эченә сыйдырып бетерә алмаган, калфагы әче камыр кебек кабарып тора. Г.Әпсәләмов. Дуңгыз салосы бар, печенье уңды, бөтен бригаданы сыйдыра алмасак та, байтак кешене «кунакка» дәштем. А.Гыйләҗев 3) Берәр нәрсәне урын табып урнаштыру яки берәр җирдән үткәреп җибәрү. Китапларны букчага сыйдырып бетерү. Зур көзгене ишектән сыйдыра алмау 4) Берәүне үз янына алу, аңа сыену урыны бирү. Үги ана баланы янына сыйдырмау 5) күч. Берәр информацияне яисә хис-тойгыларны кабул итү, үзләштерү, урнаштыру. Мондый вәхшилекне башка сыйдыру мөмкин түгел иде. С.Зыялы 6) күч. Булу, җитү (вакыт тур.). [Роза:] Вакытың сыйдырса, утырсаң шәп булыр иде. А.Алиш 7) күч. Туры китерү, яраштыру. Тормыш законнарын ачарга, өйрәнергә, аларны теориядә аерым төшенчәләргә, категорияләргә сыйдыру, берләштерү мөмкин булса да, тәгаен шартларда тормыш үзенчәлекләрен исәпкә алып бетерү мөмкин нәрсә түгел. Ә.Баян. Аны тар кысаларга, әзер калыпларга сыйдыруы кыен. Т.Галиуллин Сыйдыра бару Эзлекле рәвештә, системалы итеп сыйдыру Сыйдырып бару Бер-бер артлы, тәртип белән сыйдыру Сыйдырып бетерү Барысын да сыйдыру. Романда сурәтләнгән шундый зур үзгәрешләрне дүрт-биш айга сыйдырып бетерү әсәрнең ышандыру көчен бераз киметә. Р.Зарипова. Боларның барысын да бер күңелгә сыйдырып бетерү, аңлау, аңлату читен булса да, без бирешмәскә тырыштык. А.Гыйләҗев Сыйдырып тору Һәрвакыт сыйдыру; бераз вакытка сыйдыру |