СЫЙ и. 1) Кунаклар чакырганда, бәйрәмнәрдә әзерләнә торган затлы ризык. Чыннан да, көнгә өч тапкыр токмачлы аш, ярты кило ипи – хәзерге заман өчен, Хәбир бабай әйтмешли, кода сые бит ул. В.Нуруллин. – Тагын нинди сый кирәк? Кара бу табынны! – диде Нәкыя. – Аннары тагы, нинди кунак инде мин? И.Низамов. Мондый сыйны аның үз гомерендә беренче күрүе иде. Х.Ибраһим

2) Ашамлык, ризык. [Сыерчыклар, чыпчыклар, саесканнар, карлыгачлар] Барысы да сый өчен сугыштылар, тыпырдаштылар. Р.Хафизова

3) Мәҗлес, аш, зыяфәт. [Падишаһ] Борынгы заманнан ук төрмәләрдә онытылып яткан мәхбүсләрне азат итте, бөтен халыкның күңелен яхшылыгы белән шатландырды, күп вакыт сыйлар ясады. Мәҗмугыл-хикәят. Гадәттәгечә, тантаналы җыелыштан соң сый мәҗлесе үтте. Ә.Галиев

4) күч. ирон. Җәза, җәбер, күрелгән золым, җәфа. Ирек даулаганда, Деникин бандаларының сыен татыдым, маңгаема тамга алдым... Э.Касыймов

Сыйда йөзү Сыйлы тормышта яшәү; мул, бай тормыш итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә