СЫЗЫМ и. 1) Яссылык өстендә сызыклар белән бирелгән сурәт, график, схема; сызып эшләнгән хезмәт. Көзгегә килеп чәч тарый башласам, [күзләр] көзгедән җемелдиләр кебек, эштә сызым өстенә иелсәм, ак кәгазь битендә күренәләр, кайтып бәрәңге әрчергә тотынсам, сулы табактан карыйлар. Л.Ихсанова. Алар Әнвәрнең сызым әсбапларын искә төшерделәр. М.Маликова 2) Сызым сызу эшләре турындагы фән тармагы; русчасы: черчение. Юкса, моңа кадәр аларга бу фәннәр, шул исәптән сызым дәресләре кермәде. Ватаным Татарстан |