СЫЗЫЛУ II ф. 1) Берәр нәрсә аркылы бераз гына сарку. Ярадан кан сызылу 2) күч. Ерактан бик тынык кына ишетелү. Капкачын ачсаң, скрипкада уйнаган кебек гаҗәеп моңлы көй сызыла. С.Сөләйманова. Сәгатьләр үтә, шул ук көй һаман сызыла, син һаман җырлыйсың. К.Тимбикова 3) күч. Борчылу, сагышлану, авыру, тынычсызлану, әрнү Сызыла бару Торган саен күбрәк, ныграк сызылу Сызылып китү Кинәт сызылу. Юк, аерылышу моңсулыгы гына түгел бу, тирәнрәк сагыш иде. Ильяс моны сизде, йөрәге сызылып китте. И.Низамов Сызылып кую Кыска гына вакытка сызылу хәле кичерү Сызылып тору Даими, һәрвакыт сызылу |