СЫЗЫЛУ I ф. 1) төш. юн. к. сызуI

2) Сызык шикелле булу. Аның бер явызлыгын мәңге онытасым юк: әле бүгенге кебек исемдә, ул вакыт әле миңа сызылып кына кара мыек чыгып килә иде. Г.Толымбай

3) Таң, шәфәкъ турында: беленә, күренә башлау. Кич белән безнең пехотабыз бер авылны сугышып ала. Ә таң сызылып килгән чакта, авылга артиллеристлар да килеп керә. Г.Әпсәләмов. Бина эче сызылып таңнар атар алдыннан була торган эңгер-меңгердә калды. Ә.Гаффар

Сызыла бару Торган саен ныграк сызылу

Сызыла башлау Сызылырга тотыну

Сызыла бирү Бернигә карамый сызылу

Сызыла төшү Беркадәр сызылу; бераз сызылу

Сызылып бетү Барысы да сызылу

Сызылып килү Беленер-беленмәс сызылу; аз-азлап, тигез сызык торыш алу. Ул як-ягына каранды. Таң сызылып килә. Камера эче караңгы, шыксыз. И.Туктар

Сызылып китү Сызып куйган кебек хәлдә, торышта булу. Озынча алсу йөз, сызылып киткән кыйгач кашлар, бөгелеп килгән озын керфекләр. Ф.Бәйрәмова

Сызылып тору Әле, күз алдында сызылу; сызылган кебек хәлдә булу. Йолдыз, күз ачып йомганчы үтеп китеп, офыкта югала. Аның эзе бер мизгел һавада сызылып тора. Г.Гобәй. Минем кызымның кашлары сызылып тора, бит очлары чокырлы, чәч толымнары озын. М.Насыйбуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә