СЫЗЫ’КЧА с. мат. Озынлыкка һәм шуңа бәйле зурлыкларны үлчәүгә мөнәсәбәтле; русчасы: линейный. Әгәр корылманы хисаплау өчен төзелгән барлык тигезләмәләр (тигезләнеш, геометрик һәм физик тигезләмәләр) сызыкча булсалар, хисаплау схемасы сызыкча дип атала. Корылма механикасы. Ике үзгәрешлеле сызыкча тигезләмәләр графигы, үзгәрешлеләр алдындагы коэффициентларының берсе генә нульгә тигез булмаса да, туры сызык була. Алгебра |