СЫЗЫКЧА’ и. 1) Кыска гына сызык I (1, 6 мәгъ.) 2) грам. Парлы сүзләрнең компонентлары арасына һәм сүзләрне юлдан-юлга күчергәндә куелып, бер яктан да буш ара белән аерылмый торган ярты сызык I (5 мәгъ.) озынлыгындагы тыныш билгесе; дефис. Тик алар кушылып түгел, ә сызыкча аша язылырга тиеш иде: су-үсем, кабилә-ара һ.б. Х.Сарьян. Сүзләрнең кушылып, аерым яисә сызыкча аша язылышы хәзергедән нык аерыла. Б.Хәкимов |