СЫЗЫК II и. Туңмайны эреткәндә төер-төер куырылып кала торган май ярылары. Вакыт-вакыт аларга барып, көне буена эшләү бәрабәренә мае сыгылган сызык яки калдык ашамлык сыныклары алып кайтуларын исәпкә алсаң? М.Әмир. Шәвәли көл җыеп йөргәндә, чыннан да, күп өйләрдә аны кыстап ашарга утырталар: кайсы сызык белән сыйлый, кайсылары агач бадьян белән кырыккарта куя, кайсы кыздырылган бавыр китерә иде. С.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә