СЫЗЫК I и. 1) Нечкә генә төшерелгән озынча эз. Сөт беләнме, бүтән сыекча беләнме, әллә нинди эзләр, сызыклар төшерелгән. З.Фәтхетдинов. Аяк киеме кырык икенче үлчәмле булса кирәк, табанындагы сурәт тар гына аркылы сызыклар рәвешендә, үкчәләре арттан бераз ашалган. Ф.Галиев 2) Берәр нәрсә артыннан калып барган нечкә эз 3) Берәр нәрсәнең читен белдереп, аерып торган шартлы билге, чик. Сугыш сызыгына терәлеп торган лазаретны бәяли торган сүзләр телләрдә юк... Я.Зәнкиев. Кич белән Әнвәрнең температурасы кырык сызыгын узып китте. Х.Камалов 4) иск. Юнәлеш, юл. Телеграф сызыгы. Тимер юл сызыгы 5) грам. Озын горизонталь туры формасындагы тыныш билгесе; тире. Автор сүзләре белән туры сөйләм арасында сызык кую 6) мат. Ике ноктаны тоташтырган эз. Чөнки сызык ул – математик төшенчә генә, һәм, ноктаның өлешләре юк, дигән аксиомадан чыгып, сызыкның да киңлеге һәм, әлбәттә, күләме юк. З.Мурсиев 7) Җыерчыклану һ.б. сәбәпләрдән барлыкка килгән озынча эз, сыр, юл. Ә инде каш арасындагы сызыкларын, уйчан күзләрендәге януны игътибар белән күзәтсәң, бу солдат ниндидер көчле кичерешләр утында кайный, дип уйламыйча кала алмыйсың. И.Туктар 8) Чалым, тышкы линия (йөз тур.). Урамдагы утлардан төшкән яктылыкта аның вак йөз сызыклары аермачык булып күренә, уч төбедәй ак чырай кечкенә башка ябыштырып куелган кебек тоела иде. Р.Зәйдулла. Мәрхүмә кырык яшьләр тирәсендәге чибәр генә хатын булган икән. Йөз сызыклары бик нәфис. М.Маликова 9) Җиргә шакмаклар сызып, шунда сикереп уйнала торган балалар уены. Март кояшы киптереп өлгергән тротуарда шәһәр балалары сызык уйный. С.Сөләйманова 10) Армиядә хәрби составның җиңенә, күкрәгенә яки погонына тегеп куелган тар тасмадан гыйбарәт аеру билгесе. Элекке ефрейтор, хәзер инде погоннарына тагын бер кызыл сызык өстәгән Виталий Кузьмич Антипов, кайтуы белән Миңнулланы кочаклап алды. Г.Әпсәләмов. Ул андагы үзе генә күргән сызыклар аша киләчәкне юрый, сөяктәге сызыклар язмыш юлларына барып тоташа иде. Р.Зәйдулла 11) күч. Берәр үзлек, үзенчәлек, сыйфат, билге. Иҗатының икенче төп сызыгы – Газиз Мөхәммәтшин күпчелек әсәрләрен яшьләргә-балаларга багышлады. А.Гыйләҗев 12) Билгеле эзлеклелек, юнәлеш, линия. Әйтергә кирәк, әсәрнең сюжет сызыгы классицизм нәфасәтенең таләпләренә дә уңышлы гына яраштырылган, Буало тарафыннан билгеләнгән критерийлар бу әсәрдә чиксез тәкъдир ителә. К.Гыйззәтов. Үзенә ара-тирә күз салгалап, төсенә елмаю сызыклары чыккан буфетчы кызга Сәмигулла игътибар бирмәде. С.Рафиков |