СЫЗУ II ф. 1) Эрү, изрәү. Май сызу

2) Пыскып тору, пыскып яту. Учакта күмер сызып ята

3) Әкренләп кимеп бару һәм юкка чыгу; эрү. Сызып яткан кар

4) күч. Какчалану, чандырлану, ябыгу. Гәүдә күзгә күренеп сызу

5) күч. Берәр кайгы-хәсрәт, сагыш, борчу сәбәпле әрнү, әрнешү (йөрәк, күңел). Диләрам! Җәмилә Закировнаның йөрәге сулкылдап куйды. Диләрам! Менә кем өчен сыза икән бит аның күңеле! М.Маликова. Соңгы вакытта Таҗылбанат бу өметнең өзелүен сизә, моңа эчтән сызып кына кайгыра башлаган иде. М.Хәбибуллин

Сыза бару Торган саен ныграк сызу. Күз алдында әкрен генә сыза барган шагыйрьгә һични ярдәм итә алмаганына үзен гаепле саный кебек. Р.Батулла

Сыза башлау Сызарга тотынырга. Өйгә чыккач, менә кара мәчемез көннән-көн арыклана, көннән-көн сыза башлады. Әкият

Сыза бирү Бернигә карамый сызу. Ә икенчеләре тормышларыннан кычкырып зарланмыйлар, тавышсыз-тынсыз гына эчтән сыза бирәләр. Татар әдәбияты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә