СЫЗУ I ф. 1) Сызык ясау, үткәрү; сызык билгесе төшерү; сызык рәвешле эз калдыру

2) График, схема, сызым, эскиз һ.б.ш.ны ясау. Исәп-хисапны да, карта сызу эшләрен дә үзем генә башкарырмын. З.Зәйнуллин

3) Ашыгып, берничә сүз генә язу. Гаризага бер генә сүз белән сызып резолюция салу

4) Язылганның яки рәсем итеп һ.б. төшергәннең дөрес түгеллеген, кирәк түгеллеген белдереп сызык үткәрү. Гомәр дә кулъязмалар актара, яза, сыза, редакцияли башлады. А.Шамов

5) Исемлектән төшереп калдыру, кертмәү. Гыймазов тәкъдиме буенча, бу хуҗалыкларны кулаклар исемлегеннән сызып ташладылар. С.Рафиков. Шул рәвешчә, әнә Газыйм Дардиевны бандитлар үзләре үк «исемлектән сыздылар». З.Фәтхетдинов

6) Ут кабызу өчен сыдыру, ышкып җибәрү (шырпыны). [Ул] Блиндажга кемнеңдер килеп керүен, шырпы сызуын да сизми. Ф.Галиев. [Һәдия] Чоланда яткан гәүдә ягына башын бормыйча, күз дә салмыйча, кесәсеннән кап чыгарып шырпы сызды да шул якка ташлады. Г.Якупова

7) Яру, үткәрү, ясау. Беренче буразнаны сызу. Ызан сызу

8) Берәр культураның рәт арасын көпшәкләү, йомшарту, күмү, өю өчен буразна үткәрү. Рәт араларын сызу. Бәрәңгене сука белән сызу

9) Скрипка сызгычын ышкып йөртеп көй чыгару; уйнау. Хәлим тизләтә башласа, Шәйхаттар бабай туктатты: – Бер көйгә генә, – диде ул, – скрипка сызган шикелле генә... Г.Гобәй

10) күч. Элек әйтелгән яки язылган фикерне, кагыйдәләрне яраксызга чыгару, бетерү, гамәлдән чыгару, инкяр итү. Кичә язылган кагыйдәләрне бүген сызу

11) күч. Камчы, чыбык, чыбыркы, сыгылмалы әйбер белән сугу, сыдыру. Камчы белән берне сызу. Чыбык белән сызып җибәрү

12) күч. Киләчәккә бару юлын, тормыш юнәлешен билгеләү, күрсәтү; план кору. Инде башка бик күп халыклар да ул сызган якты юлга чыктылар һәм азат, шат яшиләр. С.Сабиров

13) күч. Бик оста, бик матур итеп уйнау, җырлау, сайрау. – Секретыбыз юк югын, әмма бер шартыбыз бар, – диде Нәдерша. – Гармуныңны сызар булсаң гына, безнең яннан сызмассың. И.Туктар

14) күч. Тиз генә качып китү, таю. Бу чагында кызарып, янып сөйләгән Сәгыйтовның да, усал карчыкның чыгып сызуын күреп, миенә кайнарлык йөгерде ---. С.Рафиков. Семёновка шул гына кирәк булган да инде. Эшен бетергәч, ул районга сызу ягын караган. М.Маликова

15) сыз, сызыгыз боер. форм. күч. Батыраеп куу, китүне таләп итү (куып җибәргәндә әйтелә). [Амур:] Егетләр, Саҗидә белән Диләфрүз сезне көлкегә калдырырга җыеналар, сызыгыз моннан. Т.Миңнуллин

Сыза бару Эзлекле рәвештә, рәттән, тоташ сызу

Сыза башлау Сызырга тотыну. Әби, таягын алып, җиргә ниндидер тамгалар сыза башлады. Х.Әбделмәнов

Сыза бирү Бернәрсәгә карамыйча сызуны дәвам итү

Сыза килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә сызу

Сыза тору Ниндидер процесс узганчы, шуның белән берьюлы сызу

Сыза төшү Тагын бераз сызу

Сызып алу Тиз генә, бер тапкыр сызу, сызылган (эшләнгән) хәлгә китерү. Бүлмәдән чыгып киткәнче, [Зөһрә] бүлмә буйлап йөри, кызыксынып нидер карый, бармагы белән шкаф киштәләре буйлап сызып ала – тузанлы... С.Гаффарова

Сызып ату Кинәт, тиз арада яки ачу белән сызу

Сызып бару Рәттән сызу, эзлекле рәвештә сызу. Ул ниндидер калын китап укый, кайбер җөмләләрнең асларына сызып бара. М.Мәһдиев

Сызып бетерү Ахырына кадәр сызу; бөтенесен дә сызу

Сызып җибәрү Кинәттән сызарга тотыну

Сызып калу Сызарга өлгерү, вакытында сызу

Сызып кую Алдан сызылган хәлгә китерү; бер мәртәбә сызу. Рафис «эксперименталь» сүзенең астына сызып куйды да, нинди сүздер, укытучыдан сорарга кирәк булыр, диде, аннары укуын дәвам итте. Х.Хәйруллин. Ялан авылына барып боз озатканда, алар бүген үзләренең төп мәсьәләсен хәл итәргә, киләчәккә юллар сызып та куярга тиешләр иде. Я.Зәнкиев

Сызып ташлау Кинәт, тиз сызу. Әйе, мине ярлылар-юксыллар кенәгәсеннән сызып ташлагыз, минәйтәм. С.Рафиков. [Дәүләтов] Язды-язды да, туктап, язганнарын сызып ташлады. И.Низамов

Сызып тору Даими, регуляр рәвештә яки хәзер сызу

Сызып утыру Әле, күз алдында сызу

Сызып чыгу Башыннан ахырына кадәр сызу. Рәсемне фанерга күчергәч, пычкы белән киселергә тиешле урыннарны, катлаулы бизәкләрне эшләгәндә буталмас өчен, карандаш белән сызып чыгалар. Йорт эшләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә