СЫЗМА I с. 1. 1) Сызып эшләнгән. Сызма план 2) мат. Күләмле фигураларны яссы проекция нигезендә өйрәнә торган. Тиз арада үзенчәлекле, югары сыйфатлы физика (4 том), сызма геометрия, гомуми химия, икътисад һәм финанс, трактор һәм автомобиль, төзелеш буенча дәреслекләр дөнья күрде. Мәдәни җомга 2. и. мәгъ. 1) Сызым, график, схема, эскиз. Никулин тарафыннан эшче сызмалар да әзерләнеп бетерелә. А.Алиш 2) Гомуми, өстән-өстән генә эшләнгән, башлангыч рәвешендә генә булган хезмәт, әсәр, картина, рәсем һ.б.; каралама |