СЫЗЛА’У I ф. Тән әгъзалары турында: әрнеп, авыртып, борчылып тору. Эчем авырта, аркаларым сызлый, сөякләрем сыкрый иде. Г.Исхакый. Тукмалган тәне һаман сызласа да, күңеле көр дип әйтерлек иде. Я.Зәнкиев Сызлап алу Берара, кыска вакыт сызлау Сызлап йөрү Һәрвакыт сызлау Сызлап китү Кисәк сызлау. Ләкин бармагы түгел, йөрәге сызлап китте аның. Г.Иделле Сызлап кую Кыска вакытка сызлау. Иелгәч тән-аяклар сызлап куйды, һәм куе сакал баскан битнең тырналган урыннары әчетте. З.Хәким. Аның аркасы буйлап салкын йөгерде, әйтерсең кемдер ялангач тәненә салкын боз тидереп үтте, аяклары сызлап куйгандай булды. Р.Кәрами Сызлап тору Даими рәвештә сызлау. [Хатын:] Әйткән идем мин аңа, билем сызлап тора дип, бармады бит... Э.Касыймов. Эчтәге яра тиз генә төзәлми ул, һаман сулкылдап сызлап тора. Х.Камалов Сызлый башлау Сызларга тотыну. Теш сызлый башлады |