СЫЗЛАТУ ф. йөкл. юн. к. сызлау. [Сабадырёв] Шушы кыз эзенә баса-баса үзенең ник килгәнен белсә дә, хатын-кыз назына сусавы түзә алмаслык дәрәҗәгә җитеп бөтен буыннарын сызлатса да, бәхетнең бу кадәр якынлыгы аның өчен көтелмәгән бер хәл иде. З.Фәтхетдинов. Тән буйлап кайнар кан акканы, күкрәкләргә сызлатып җылы сөт тулганы сизелә. Э.Шәрифуллина

Сызлатып бетерү Нык сызлату

Сызлатып җибәрү Кинәттән сызлату

Сызлатып йөрү Озак, дәвамлы рәвештә сызлату. Аткан да булыр иде [Абдулла], өченче елгы печән өсте ачык зиһенен бөтенләй чуалтты, тәмам иләсләндерде егетне, гомере буена йөрәген рәхәт кенә сызлатып йөриячәк җәрәхәт калдырды. Җ.Рәхимов

Сызлатып кую Кинәт сызлату

Сызлатып тору Һәрвакыт сызлату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә