СЫЗЛАНУ II и. 1) Авырту, сызлау, әрнү. Нинди сызланулар, нинди тән газаплары кичерүе йөзенә чыккан аның. А.Хәсәнов 2) күч. Кайгы, хәсрәт, рухи газап. Хәер, аның һөнәре шул, операция вакытында сызлануларны җиңеләйтүче, кешенең җан сагында торучы, анестезиолог Наил Хәйдәрович. М.Маликова. Күңелем, җәйрәп яткан шушы тын күлдәй, сагыш, сызлану, нәүмизлек белән тулы... З.Гиниятова |