СЫЗЛАНУ I ф. 1) Нәрсә дә булса сызлап, авыртып газаплану, тынычсызлану. Элегрәк Хәниф абый төннәр буе сызлана торган иде. Н.Дәүли 2) күч. Кайгыру, борчылу, ачыну, әрнү, рухи газаплану. Уйлар, нарат сагызы кебек, йөрәккә үк сыланганнар, авырттыралар, сызландыралар. Э.Касыймов. [Кыз] Һәдия сыман, күрше-күлән юк дип, хәбәр-хәтер килми дип пошынмый, шушында урман эчендә гомерем заяга үтә дип тә сызланмый. Г.Якупова Сызланып алу Берара, бераз сызлану Сызланып китү Кинәт сызлану Сызланып кую Тик торганнан, кисәк сызлану. Йөрәк дигәнең сызланып куйса да, артык әһәмият бирмәгән шикелле китеп бардым. Ш.Маннур Сызланып тору Һәрвакыт сызлану |