СЫЗЛАНДЫРУ ф. 1) Сызлату, авырттыру, сызлауга сәбәпче булу. Тәнендә утырган дошман минасы кыйпылчыклары кай кичләрне аны керергә тишек тапмастай әче сызлау белән сызландыра. А.Хәсәнов 2) күч. Борчу, рухи газап бирү. Мондый очрашулардан калган хис атна буе йөрәкне сызландыра, бу сызлану икенче очрашуга кадәр җитә иде. М.Маликова. Шулай да кызның гомерендә беренче тапкыр күңеленә корт кергән, һәм ул корт, аның җелекләрен сызландырып, сулык-сулык суырырга керешкән иде... Э.Касыймов Сызландыра башлау Сызландырырга тотыну Сызландырып тору Бертуктаусыз сызландыру |