СЫЗЛАВЫК и. 1) Сызлый торган үлекле вак шеш. Агач көлен сызлавык өстенә сибәләр. Мөселман гаиләсе календаре 2) күч. Әрнеп, борчылып тору халәте. Ләкин күңелендәге бу сызлавыкны ерак юлга алып чыгып китсә, кайтып кергәнче тынгы белмәячәк иде Җәмилә Закировна. М.Маликова. Күңелендәге бетмәс сызлавык, тамак төбендәге үтмәс төер аңа бушанып, ачылып китәргә һич ирек бирми торалар иде... Г.Гыйльманов |