СЫЗДЫРУ I ф. 1) йөкл. юн. к. сызуI (1 – 7, 10 –12 мәгъ.). Семён икенче тапкыр больницада ятканда, күршесе аны фатирдан сыздырып, тышкы ишекнең йозагын алыштырып куйган. М.Маликова

2) Чыбык, чыбыркы, камчы һ.б.ш. нәрсә белән сугу. Дилбегә белән сыздыру

3) күч. Уен коралында оста, матур итеп уйнау; сайрау, җырлау һ.б.ш. Юк, ялгышмыйм, чынлап, кайдадыр тальян гармун моңлы гына сыздыра. Н.Дәүли. Безгә якынайган саен, скрипкә сыздыруы да, бүтән тавышлар да ачыграк ишетелә башлады. Г.Бәширов. Ә ул чын безнеңчә татар көен – «Тәфтиләү»не сыздырырга тотынды. М.Хәбибуллин

4) күч. Таю, качып китү. Камышлар арасыннан сыздыру

Сыздыра бирү Бернәрсәгә игътибар итмичә сыздыру

Сыздырып алу Тиз генә, бераз гына сыздыру. Тегендә, авыл эчендә, йөгәнсез гармун кинәт хәтәр-хәтәр иттереп сыздырып алды да тынып калды. Э.Касыймов. Башкалар җырлаганда, тавышы бөтенләй диярлек басылып калса да, ике җыр арасында ул берүзе дә гаҗәеп моңлы сыздырып ала һәм җырчыларга яңа көйне башлап җибәрергә дә шәп кенә ярдәм итә иде. С.Сабиров

Сыздырып җибәрү Сыздырырга тотыну. Үскәчрәк, бакчабызда үсеп утырган бу карт каен тузы белән коралланып, кызлар янына баргаладык. Бер сызгырып, сыздырып җибәрәсең!.. Г.Гыйльманов. Берничә җырдан соң гармунчы егет, күңелләрне җилкендереп, бию көен сыздырып җибәрә. Р.Кәрами

Сыздырып кую Кисәк кенә сыздыру. Ниһаять, музыка өзелде, баян нык кына сыздырып куйды, бию туктады. М.Маликова

Сыздырып тору Еш, һәрвакыт сыздыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә