СЫЗДЫРТУ ф. йөкл. юн. к. сыздыру. Аның каравы икенче музыкантның скрипкада сыздыртканлыгын ул шунда ук төшенде. А.Расих. Яхшы чакта сыздырт моннан. Р.Батулла

Сыздырта бирү Бернәрсәгә игътибар итмичә сыздырту

Сыздырта төшү Бераз сыздырту

Сыздыртып алу Тиз сыздырту; бераз гына сыздырту. «Син дә боек, мин дә боек, күңелләрне ни ачар? – дип эндәште ул баянга. – Ичмасам, бер сыздыртып алыйк әле без синең белән...» Э.Касыймов

Сыздыртып җибәрү Кинәт сыздырту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә