СЫЗГЫЧ II и. Бер башыннан икенчесенә ат кылы (хәзер металл җеп) тарттырып ныгытылган, шуның белән уен коралы кылларына сызып аваз чыгара торган таякчык; кәманча; русчасы: смычок. Уенчыбыз, скрипкасын алып, Сызгыч белән кылга сыздыргач, Бакча тулып акты көй чишмәсе, Туйга килгән гүя сандугач... М.Фәйзуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә