СЫЗГЫРЫНУ ф. Үзалдына сызгыру. Машинага җил иярде, ул, шаян малайлар кебек сызгырынып, тәрәзә артында йөри. К.Кәримов. Үзем аны күрмәгән булып кыланам, сызгырынам, камчы шартлатам. М.Маликова

Сызгырына бирү Бернәрсәгә игътибар итмичә сызгырынуны дәвам итү

Сызгырынып йөрү Даими, гел сызгырыну

Сызгырынып тору Бертуктаусыз сызгырыну

Сызгырынып утыру к. сызгырынып тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә