СЫЗГЫРУЛЫ с. 1) Сызгыра торган. Шул мәлдә үк укчылар тарафына сызгырулы ук очты һәм нәкъ Айбибинең улы Ибраһимга таба. М.Хәбибуллин

2) лингв. Һава агымы зур тизлек белән тешләр арасыннан үткәндә ясала торган (аваз тур.). Сөйләштә тел очы [ч] авазы – аффрикат, ул шартлаулы тартык һәм сызгырулы тартык «ч» элементлары кушылып ясала: пытчак – пычак, тчыбык – чыбык. Ф.Баязитова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә