СЫЗГЫРУ ф. 1) Бөрелгән ирен, кысылган теш аркылы һаваны көч белән өреп үткәреп, нечкә ачы аваз чыгару. Кепкасын кулына тотып, адым уңаена селкә-селкә, бөтен тавышы белән кычкырып җырлый: «Урманнарга керсәң, сызгырып кер, Селкенмәгән агач лай калмасын...» Г.Әпсәләмов. Китте бию: ялгыз бию, парлап бию, кочаклашып-күмәкләп бию, сызгырып бию, кычкырып бию! И.Юзеев 2) Төрле кошларның яки хайваннарның сызгыруга охшаш аваз чыгарып кычкырулары, сайраулары һ.б.ш. Мич асты ягыннан туктаусыз сызгырган, мәгәр моңарчы аның өчен барлыгы сизелмәгән өй чикерткәсе тавышы да Шәвәлинең колагын ертып киткәндәй булды. С.Рафиков. Күктә тургай сайрый. Аяк астында гына йомраннар сызгыра. Н.Әхмәдиев 3) Җил яки ни дә булса зур тизлек белән һава ярып нечкә аваз чыгару, ыжгыру. Алар болгарлар кебек үк коралланганнар: барысында да тимер калкан, кылыч, сызгыра торган уклар, челтәрле көбә кигәннәре дә бар, башларында болгар очлымнары. М.Хәбибуллин. Ә җил көчәйгәннән-көчәя: мачталарга, вантыларга бәрелеп улый, сызгыра, дулкын сыртларыннан өзеп алган күбекләрне, тамчыларны рубка тәрәзәләренә чәчрәтә. С.Сабиров. Түшенә йолдызлар кадалган күктә метеорит сыман бер объект сызгырып үтте... Х.Ибраһим 4) Сызгырып (1 мәгъ.) көй чыгару. Көй сызгыру 5) Сызгырган (1 мәгъ.) тавыш чыгарып хәбәр бирү, берәр нәрсә турында белдерү; әйдәү. Ниндидер ачы, шомлы сызгыру, улау тавышына уянып, айнып китте Зөһрә. Г.Гыйльманов 6) Сызгырган (1 мәгъ.) аваз чыгарып соклануны белдерү // Сызгырган (1 мәгъ.) аваз чыгарып хурлау хисен белдерү. Докладчыны сызгырып бүлдерү 7) күч. Мохтаҗлык, авырлык кичерү. Кайчандыр типтереп яшәгән кешенең сызгырып йөрүе ◊ Сызгырып калу Аптырап, берни эшли алмау хәлендә калу. Моннан ары каршы килеп кенә кара. Әнкәй дип тормам. Башка чыгармын, сызгырып калырсың. С.Рафиков Сызгыра башлау Сызгырырга тотыну. Нотык тотучының фикере белән --- килешмәгән очракта, аны инкяр итеп, бердәм рәвештә: «Азатлык!» – дип кычкыра, сызгыра башлый. З.Мәхмүди Сызгыра бирү Бернәрсәгә карамастан сызгыруны дәвам итү. Сызгыра бирсеннәр, төп тамашачы сине барыбер яхшы кабул итәчәк. Р.Батулла Сызгырып алу Бераз сызгырган тавыш чыгару Сызгырып җибәрү Кинәт кенә сызгыру; сызгыра башлау. Ул бер-ике адым алга атлады да тагын сызгырып җибәрде. Г.Гобәй. [Фёдор Лукич] Карашын тиз генә чиркәүгә күчерде. Түзмәде, сызгырып җибәрде ---. З.Фәтхетдинов Сызгырып йөрү Гел сызгыру. Берничә көн ялгыз-ярым паркта, чокырларда сызгырып йөрдем, хәтта Арча кыры зиратына барып чыккаладым. Г.Әпсәләмов. Нишләп син, кызыкай, берүзең урманда сызгырып йөрисең? Г.Гобәй Сызгырып кую Кыска гына, бер тапкыр, кинәт сызгыру. Якында гына йомран сызгырып куя... М.Хәбибуллин. Зәки сандугач турында туктап, аңар көлемсерәп карап торды да сандугач шикелле итеп үзе дә сызгырып куйды. Х.Мөҗәй Сызгырып тору Даими, регуляр рәвештә яки хәзер сызгыру. Тышта җил әллә нәрсәләргә генә шакылдатып сызгырып тора, әллә нинди чинаган, улаган тавышлар ишетелгән кебек була иде... Ш.Камал |