СЫЗГЫРТУ ф. 1) Сызгыру авазы чыгару. Алдым. Карасам, чыбык түгел ич бу – курай! Авызыма кабып сызгырттым. Н.Дәүли. Нәкъ шул чак болдыр янындагы тупылның бер ботагы шартлап сынды да һаваны сызгыртып җиргә төште. М.Хәбибуллин 2) Төрле сызгырткычлар ярдәмендә кычкырту, сигнал бирү, кисәтү. Поезд кузгалып киткән тавышлар. Поезд әче итеп сызгырта. Тизлек артканнан-арта. Ф.Зарипова 3) Йоклаганда яисә авырганда борын белән сызгыру тавышы чыгару. Ул әллә кайчан борынын сызгыртып йоклап ята инде. Г.Бәширов. Госман эштән соң кайтып кергәндә, кадерле кунагы диванда борын яфракларын дерелдәтеп сызгыртып йоклап ята иде әле. Э.Касыймов 4) күч. Урлау, чәлдерү. Акчаны сызгырту 5) күч. Ялганлау. Шулай да хуҗа өчен генә җавапсыз калмады: – Бабай, ышанмагыз, сызгырта ул... – Юк, гүзәл кыз, чынын әйтә, – диде хуҗа кинәт. Х.Камалов Сызгырта башлау Сызгыртырга тотыну. Безнең ротаның бер дневальные сыбызгысын сызгырта башлады, аңа бүтәннәр дә кушылдылар. А.Таһиров Сызгырта бирү Бернигә дә карамыйча сызгыртуны дәвам итү Сызгыртып алу Кинәт кенә яки бер ара сызгырту. Карт, күзләрен челт-челт йомып, чукрак кеше кебек, лейтенантның авызына карап катты, борынын сызгыртып алды һәм, кинәт нәрсәдер аңлагандай, иреннәрен бөрештереп әйтә куйды ---. З.Фәтхетдинов Сызгыртып җибәрү Кинәттән сызгырту; сызгырта башлау. Мин кураемны сызгыртып җибәрдем. Н.Дәүли. Көтмәгәндә, җырга бөтенесе дә, хәтта арттагы машиналарда кайтучылар да кушылды, һәм егетләрнең кайсыдыр куш бармаклап сызгыртып та җибәрде ---. Э.Касыймов Сызгыртып кую Бер мәртәбә сызгырту. Менә ул туктап калды һәм тел очы белән җиңелчә сызгыртып куйды – Абдулла аны шундук таныды. Э.Касыймов |