СЫЗГАНУ ф. 1. Киемнең җиңен яки балагын, комачауламасын, юешләнмәсен һ.б.ш. өчен, кайтарып күтәреп кую. Анда инде тирәнрәк, җәяүләп кичәргә кирәк булса, балакны бот төбенә кадәр сызганасың. М.Әмир. Бу юлы аны --- ак чалбар балакларын тубыгына тикле сызганган, зәңгәр күлмәгенең җиңнәрен терсәгенә чаклы төргән юан ак изүче – эксплуататор – тал чыбык белән чыелдатып яра-яра куып чыгарды. М.Кәрим 2. сызганып рәв. мәгъ. күч. Тырышып, бар көчеңне биреп; җиң сызганып. Ул үзе генә сорамый, сораса, аңа байларның менә дигәннәре дә кызларын бирергә хәзер сызганып торалар. Г.Камал. И мактый ул колхоз басуларын, Фермаларын мактый сызганып. Басар өчен йөрәк ярсуларын Йөргән иде ул сыйланып. Г.Афзал Сызгана төшү Беркадәр сызгану Сызганып алу Тиз генә сызгану Сызганып кую Алдан ук сызгану |