СЫЗГАЛА’У ф. 1) кбт. форм. к. сызу I. --- миңа --- әдип белән хат язышып, аңардан рөхсәт алып, тексттагы кайбер сүзләрне, юлларны сызгаларга, хәтта кайбер җөмләләрне бераз редакцияләргә туры килгәне бар иде. А.Шамов. Алгарак чыгып, аякларын аерып басты, скрипкә дигән нәрсәсен ияге астына терәп, уң кулындагы нечкә таягы белән уңга-сулга сызгаларга кереште. Г.Галиев 2) Өстән-өстән генә, нечкәләп тормыйча, аннан-моннан гына сызу. Бүлмәдә, үзалдына нидер сызгалаган булып, әмма керфек астыннан гына Данишевның һәр хәрәкәтен күзәтеп, яссы түшле бер чандыр кыз утыра иде. З.Фәтхетдинов. Уң ягымда республиканың атаклы рәссамы, минем һәрбер карашымны тотып алырга тырышып, портретыма штрихлар сызгалый. Ф.Яруллин 3) Сирәк кенә сызу; кайвакытта сызу. Бик сирәк сызгалый скрипкасын, Сызгалый тик эштән соң, нык аргачтын. Н.Баян Сызгалап алу Тиз арада сызгалау. Үзенә сиздермичә генә аның сурәтен, омтылышын альбомыма сызгалап аласым килә, тик моның өчен аның үзенә генә хас хәрәкәтен, торышын ачык итеп күрә алмыйм шикелле. С.Сабиров Сызгалап бару Системалы һәм эзлекле рәвештә сызгалау Сызгалап бетерү Сызгалау эшен тәмамлау; нәрсәнеңдер өстен тулысынча сызгалау Сызгалап кую Тиз генә сызгалау; алдан ук сызгалау. [Ул] Өстәл тартмасыннан бер бит кәгазь алып, тиз генә нидер сызгалап куйды. З.Фәтхетдинов. Югарыда китерелгән истәлекнең канваларын мин 1944 елның февралендә фронтта, онытылмасын, хәтеремнән чыкмасын дип, газета кәгазеннән тупас кына ясалган блокнотыма ашыгып-ашыгып сызгалап куйган идем. А.Шамов Сызгалап ташлау Кинәттән яки тиз арада сызгалау Сызгалап тору Даими рәвештә сызгалау; хәзерге моментта сызгалау Сызгалап чыгу Бар булганны, бөтенесен дә, башыннан ахырына кадәр, тоташ сызгалау Сызгалый башлау Сызгаларга тотыну, сызгаларга керешү Сызгалый бирү Үз уңае белән сызгалау эшен дәвам итү |