СЫЗГАЛАНУ ф. 1) кайт. юн. к. сызгалау. Шул ук вакытта Фатих Хөсни китапның юл аслары сызгаланганын, читләренә ниндидер билгеләр куелганын күрде һәм шүрли төшеп: «Менә хәзер орып бәрә инде!» – дип уйлады. Г.Мөхәммәдева. Аның күп җире сызгаланып кына калган. Р.Гали

2) күч. Җыерчыклар белән каплану, сырлар төшү. Ә карасаң, торсаң, Конрадның инде чәчләре дә агарды, йөзенә җыерчыклар сызгаланды, иңбашлары очлаеп чыкты, куллары сөякләнеп, кипшенеп калды. Н.Дәүли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә