СЫЕШУ ф. 1) урт. юн. к. сыю (күбрәк юклык формасында кулланыла). Гамирның шатлыгы йөрәгенә сыешмый, җыр булып тышка атылырга әзер. Х.Ширмән 2) Ярашу, килешү, бер-берсенә каршы килмәү (карашлар, принциплар һ.б.). Сыешмас ут вә су, Хөсрәү белән без Сибик су бу афәт учагына тиз. Котб 3) күч. Килешеп, тыныч яшәү; тату булу. Ике яхшы кушылса, берен-бере кыешмас; ике яман кушылса, киң дөньяга сыешмас. Мәкаль. Кайбер кешеләрдә сыешу һәм сыешмау арасында көчле дошманлык бара, һәм алардагы мөнәсәбәтләр чылбырында бер-берсенә тартылу һәм читләшү чиратлаша. Тигез гомер итегез! 4) күч. Билгеле вакыт аралыгында нәрсәдер эшләп өлгерү, шул вакыттан чыкмау. [Рәмзис]: – Эшләп бетердем, Зиннәт абый, вакытка сыештым, – диде ул, шатлыклы елмаеп. М.Хәбибуллин ◊ Сыешмас булу Кискен каршылыклар туу, килешә алмаслык хәлгә килү Сыеша башлау Сыешу мөмкинлеге барлыкка килү. [Гарифулла]: Өйгә сыешмый башладыгызмы әллә? Т.Миңнуллин. Суларны саклау чараларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә төп елгаларыбызда хлорид, нефть һәм нефть продуктлары микъдары нормага сыеша башлаган. Ватаным Татарстан Сыешып бетү Тулысынча сыешу. Изге китап сүзе булса да, тормыш мантыйгына бер дә сыешып бетми ул. Г.Гыйльманов Сыешып тору Хәзер яки һәрвакыт сыешу. Атлетларныкыдай төз гәүдәле һәм тыгыз тәнле бу егетнең мускуллары ап-ак футболкасына көчкә сыешып тора. Г.Тарханова |