СЫЕШЛЫК и. 1) Сыю-сыйдыру күләме. Мичкәнең сыешлыгын билгеләү 2) Нәрсәнедер салып, тутырып кую, саклау савыты. Колхоз һәм совхозларда үлән онын җиргә кертеп эшләнгән бетон сыешлыкларда саклыйлар. Үлән онын андый сыешлыкларда яшел үлән массасы катламы астында саклау яхшы нәтиҗә бирә. Татарстанда терлекчелек. Мичкәләр һәм пыяла савытларны (сыешлыкларны) бөкеле якларын өскә каратып утырталар. Хезмәт иминлеге |