СЫЕРЫЛУ ф. төш. юн. к. сыеру. Брезент стенаның бер төше ике катлы кебек булып өстән салынып тора иде, Әнвәр шуның аскы почмагын тартып карады. Әһә, беркетелмәгән, бер якка җиңел сыерыла икән. Х.Камалов. Нинди генә куркыныч ташу булса да, нинди генә дәһшәт килсә дә, рәхимсез бозларны үз кәүсәләренә алып, ыңгыраша-ыңгыраша, сыерылып, сыдырылып, кәкрәеп бетсәләр дә, субайлар күперне бу гарасаттан саклап кала иде. Р.Батулла Сыерыла башлау Сыерылырга тотыну Сыерылып бетү Тәмам сыерылу. Битенең карарлыгы да калмаган: күгәреп, тиреләре сыерылып беткән иде. В.Нуруллин |