СЫЕРЧЫК и. зоол. Чыпчыксыманнар отрядыннан, чыпчыктан эрерәк, гадәттә йорт тирәсендә оялый торган, кара каурыйлы, очлы канатлы, туры томшыклы күчмә сайрар кош. Тигез чокыр булып каралган буразналарга каргалар, чәүкәләр, сыерчыклар төшәләр, төшәләр дә, муеннарын җитез хәрәкәтләндереп, буразналардан суалчан, корт чүплиләр. С.Рафиков. Авылда моңа кадәр агач башларына сыерчык оялары гына хуҗа иде. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә