СЫЕРУ ф. 1) Җиңне, балакны сызганган кебек итеп җыеру. Җиңнәрен сыерды

2) Итәк, чаршау, тәрәзә пәрдәсе кебекләрне сыдырып күтәрү, ачу. Кечесе Кыш бабайның бәрәңге белән ябыштырылган химик сакалын йолкып алды, олырагы халатның билдәмәсен шытырдатып умырып төшерде, «күбәләк» галстугын сыерып алды, ә аннары, дәҗҗал булып, муенына ук менеп атланды. Р.Гаффар. Әтиегез алачыктан кайтып керер иде дә, бит-кулын югач, оялып кына чаршауны сыерып карар иде. А.Гыйләҗев

3) Нык ышкып, каезлап, кубарып, тырнап эз калдыру; сыдыру, тырнату. Аягын сыерып бетерү

Сыерып җибәрү Кисәк сыеру

Сыерып кую Тиз генә сыеру

Сыерып тору Гел сыеру; хәзерге моментта сыеру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә