СЫЕР и. 1) Кайбер куштояклы мөгезле эре хайванның тешесе. Болан сыеры. Поши сыеры 2) Сөт өчен асрала торган йорт хайваны. Ул ак киемле, фәрештәдәй кызлар сыер савучылар икән. С.Рафиков. Авыл урамыннан көтү кайта, җиленнәре тулып торган сыерлардан сөт исе килә. Р.Мөхәммәтҗанов. Үз гомеренә сыер савучы булып эшләгән әнисенең бармак буыннары бүртеп-бүртеп тора. М.Хәбибуллин 3) астр. Борынгы Көнчыгыш йолдызнамәсендә алтмыш еллык календарь циклының 12 төрле хайван белән белдерелгән икенче билгесе; шул билгегә туры килгән ел; шул елда туган кеше. Сыер елы суык була. Х.Мәхмүтов 4) күч. Авыр гәүдәле, акрын кыймылдаучан, тупас хәрәкәтле кеше. Ай, аягыма бастың бит, сыер! ◊ Сыер дагалап йөрү к. сыерга камыт кидерү. Сыер ялаган Бернәрсә дә калмаган. Ул да түгел, контора ягыннан өстенә френч кигән, симез гәүдәле, ярты башын сыер ялаган бер агай килеп чыкты. З.Фәтхетдинов. Сыер ялап алгандай Моменталь, бик тиз арада. Әле генә аны шашындырган сүз өянәге сыер ялап алгандай юкка чыкты. З.Фәхретдинов. Сыерга камыт кидерү Кирәкмәгән, файдасы булмаган, мәгънәсез эш белән шөгыльләнү. Сыерның сөте телендә булу «Сөтнең күп һәм яхшы сыйфатлы булуы сыерны ашатуга бәйле» дигән мәгънәдә |