СЫЕНУ ф. 1) Иркәләнү өчен яки берәр кешедән яклау эзләп, берәү янына сырышу, елышу, кочагына керү. Зәйтүнә елмаеп аңа сыенды, һичбер сүз дәшмичә күзләрен йомды. Ш.Маннур. Лариса, аның күкрәгенә сыенып, куллары белән баш артын сыйпады. М.Маликова 2) Посу, ышыклану, яшеренү, качу. Ул, капканы ачып, кача-поса гына ишегалдына керде һәм, тагы кемнәндер яшеренеп, өй стенасына сыенды. А.Расих. Ни хикмәт, явыз этләр дә тына, кар аларның йон араларына тулып ак төскә мана, алар да, авыр койрыкларын селкетергә тырышып, ышыкка – тоткыннар арасына сыеналар һәм әкрен генә шыңшыйлар. А.Гыйләҗев. Моннан исә яткыл гына урында тал-тирәкләр арасына сыенган бәләкәй генә авыл күренеп тора иде. Җ.Рәхимов 3) Иминлекне саклардай җиргә, ярдәм күрсәтерлек кеше янына урнашу. Инде бел, әй егет, без – Бәрмәкиләр булабыз, син безгә сыену урыны эзләп килгәнсең икән, безгә синең эшләреңне тәмам җиренә җиткерергә тиешле булды. Мәҗмугыл-хикәят 4) Башлыча сәяси сәбәпләр аркасында, үз иленнән качып, башка илгә китү. Милли хәрәкәт әгъзасы хәзер Австриядә сыенган 5) күч. Алладан ярдәм сорау яки өмет итү. Ә ышану – бер үк вакытта Аллага сыену һәм Алладан курку да ул... Ә.Еники. Максуди иҗатында кайгы-хәсрәт авазлары, Аллага сыену мотивлары көчле бирелгән. С.Алишев. Кем дә кем Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә сыена икән – максатын тапмый калмас, чөнки Аның юмартлыгы чиксез, нигъмәте сансыз. Мәҗмугыл-хикәят ◊ Сыеныр урын тапмау Өе, тору урыны булмау. Моны үз басмалары юкка чыккач, сыенырга урын тапмау нәтиҗәсе, бичарадан ни чара бер нәрсә, дип әйтә алмыйбыз. М.Гайнетдинов. Сыеныр урыны булмау к. сыеныр урын тапмау. Әти-әнисе исән-сау булса, --- кайтып китәр иде, башка сыеныр урыны юк шул. Т.Галиуллин Сыена төшү Бераз сыену. Рәмилә абыйсына сыена төште һәм туганнарча якынлык белән йомшак кына иттереп кеткелдәп алды ---. Э.Касыймов Сыенып кую Тик торган җирдән, кисәк кенә сыену. Шул чак, кинәт сискәнеп китеп, Рухия Равилгә тагын да ныграк сыенып куя һәм уттай кайнар куллары белән аның кулын кысып ала. В.Нуруллин Сыенып тору Хәзер сыену; гел сыенган хәлдә булу. Мадам кабер өстендәге таш келәмгә яңагын куеп, сыенып торды бераз. Р.Мөхәммәдиев Сыенып утыру Сыенган хәлдә булу. Үтәдем фермасы үр кашына ук сыенып утырган, шул сәбәпле моннан совхозның байтак җирләре уч төбендәге шикелле күренә иде. Э.Касыймов. Шул кече авылларның бигрәк тә берсе, тау-калкулыклар арасына сыенып утырганы – миңа, артыграктыр – Сәлимәмә ошады. Ф.Яхин |