СЫЕНДЫРУ ф. йөкл. юн. к. сыену. Алай да гаиләсенә сыендырган малайны: Яхъя кышны аларда чыккан. Җ.Рәхимов. Уяу булыгыз, Зәйтүнә Мәҗитовна, ирегезне ул еланның сихереннән коткарыгыз! Ә сез беркатлылыгыгыз белән һаман аны үз яныгызга сыендырасыз. М.Маликова. [Илдус:] Бу йорт кайчандыр сине дә, мине дә сыендырды. З.Кадыйрова

Сыендыра бирү Бернәрсәгә карамастан сыендыру

Сыендыра килү Электән үк, эзлекле рәвештә сыендыру

Сыендырып тору Даими, регуляр яки хәзер сыендыру; вакытлыча сыендыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә