СЫЕКЧА и. Сыеклык, су сыман сыек матдә. Грек табибы яраны ниндидер сыекча белән юды, шул сыекчага манып, чиста чүпрәк каплады, ханга шул ук сыекчаны ике сәгать саен эчәргә бирде. М.Хәбибуллин. Карап торышка гел харап була инде: пыяла савыт эчендә, үрле-кырлы сикереп, ачык шәмәхә төстәге сыекча кайный! М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә