СЫЕКЛЫК и. 1) Агып китә, күләмен үзгәртмичә, салынган савыт формасына керә торган матдә; сыекча. Куеныннан уймак хәтле савыт чыгарып, мичкәдән аңа сыеклыкны тамызды. Р.Сәгъди. Сыеклык салынган пробирканы җылытканда, аның авызы үзегездән һәм янәшәдә эшләүче иптәшләрегездән читкә юнәлтелгән булырга тиеш. Органик химия 2) Сыек булу хәле, рәвеше. Турысызыклылык, коры агитация, образ-чагыштыру чараларының сыеклыгы ярылып ята. М.Җәлил. Шулай да бер күңелсезлек була язды: конвоирлар конфискацияләнүче мөлкәтнең сыеклыгыннан шикләнделәр. Ш.Алпар. Буяуның сыеклык дәрәҗәсен билгеләү |