СЫЕКЛА’У ф. 1) Сыек әйбер кушып сыегайту; сыеклык хәленә китерү. Татарларда тәлинкә эченә спираль рәвешендә түгәрәкләп дога сүзләре язу, шул язуны суда сыеклап эчү гадәте бар. Н.Фәттах 2) Ят нәрсәләр кушып, нәрсәнеңдер сыйфатын төшерү. Кешегә үз канындагы табигый нәрсәләр генә җитми, ул аны төрле агулы матдәләр белән сыеклап маташа, әллә нинди тәэсирләр эзли. Ш.Галиев Сыеклап алу Тиз арада, бераз сыеклау Сыеклап бетерү Бөтенләй сыек хәлгә китерү Сыеклап җиткерү Тиешле дәрәҗәдә сыеклау Сыеклап тору Даими рәвештә сыеклау Сыеклый бару Торган саен ныграк сыеклау Сыеклый башлау Сыекларга тотыну Сыеклый төшү Бераз сыеклау; тагын сыеклау |